Балтачта «Бала — төп пассажир!» дигән профилактик чара узды
Барлык кагыйдәләрне үтәп балаларын машинада йөртүче әти-әниләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева бүләкләр тапшырып узды
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 2025 елның 14 июленнән 24 июленә кадәр Балтач районы территориясендә «Бала — төп пассажир!» дигән профилактик чара уза.
Бүген «Бала — төп пассажир!» дигән профилактик чара бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы янында узды. Биредән узучы автомобильләрне ЮХИДИ инспекторы туктатып, машинада балалар булган очракта, аларның автокреслода булулары, иминлек каешы белән эләктерелгәнме, юкмы икәнлекләре тикшерелде.
Барлык кагыйдәләрне үтәп балаларын машинада йөртүче әти-әниләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева бүләкләр тапшырып узды. Машинадагы төп пассажирлар — балаларга да бүләкләр бирелде, һәркайсы яктылык кайтаргычлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев