Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта иң оста һәм белемле машина йөртүче егет-кызларны ачыкладылар

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик белемнәрен тикшерделәр һәм автомобильдә маневрларны эзлекле башкардылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлеге һәм ДОСААФның автомобиль мәктәбе егетләр һәм кызлар арасында конкурс үткәрделәр.

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик белемнәрен тикшерделәр һәм автомобильдә маневрларны эзлекле башкардылар.

Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны Салавыч күппрофильле лицееннан Хәкимов Данияр, 2 урынны Салавыч күппрофильле лицееннан Гыйлемҗанов Инзер, 3 урынны Балтач урта мәктәбеннән Низамиева Гүзәл яулады.

Призерлар 30 апрельдә Казанда узачак республика ярышларында район данын яклаячак. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев