Балтачта юл сакчылары укучылар белән очрашты
Балалар хезмәт, кешеләр белән эшләү һәм юлларда тәртип урнаштыру турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр
«Хыял» яшьләр үзәгендә юл-патруль хезмәте инспекторы һөнәренә багышланган профориентацион очрашу узды.
Очрашуны тәҗрибәле юл-патруль хезмәте инспекторы Зарипов Салават Таһир улы һәм әйдәп баручы белгеч Садыйков Айрат Рафаил улы үткәрде. Алар үзләренең һөнәри эшчәнлекләренең нечкәлекләре, юлларда патрульлек итүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлаттылар.
Балалар хезмәт, кешеләр белән эшләү һәм юлларда тәртип урнаштыру турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев