Чара Балтач бистәсенең икенче балалар бакчасы янындагы территориядә узды
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик эш кысаларында, бүген, көннең беренче яртысында, «Факел» клубы хезмәткәрләре #Новыйгодбездтп хэштегы астында акция үткәрде.
Чара Балтач бистәсенең икенче балалар бакчасы янындагы территориядә узды.
Акциядә «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Һадиева һәм дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция майоры Владислав Волков катнашты. Алар балаларга юлда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев