Балтачта юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә ниләр хакында сөйләштеләр?
2025 елда районда 21 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 31 кеше яраланган һәм кызганыч, 4 кеше һәлак булган
Юл-транспорт фаҗигаләре һәм алардан зыян күрүчеләр, һәлак булучылар исәбенә күз салсак, бик аяныч статистикага юлыгабыз. Татарстанда һәр ай саен 50гә якын кешенең гомере өзелә. Кызганыч, безнең районда да юл фаҗигаләре еш кабатланып, бик күп гаиләләргә кайгы китерә.
Районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында 2025 ел нәтиҗәләре буенча юлларыбызда булган вәзгыять хакында фикерләшеп, юл фаҗигаләрен булдырмау турында кискен сөйләшү булды.
Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, Милли проектлар кысаларында дәүләтебез юл транспорты инфраструктурасын, шул хисаптан районыбызда да төзүгә зур акчалар сала. Үзебез күреп торабыз: юллар сыйфатлырак, уңайлырак була бара. Әмма моның кире ягы да бар – зур тизлектә йөрергә яратучы автомобильчеләр яхшы юлны тизлек арттыру урыны дип кабул итә. Һәм бу еш кына иң авыр аварияләр сәбәбе булып тора.
Район ЮХИДИ бүлегенең җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин чыгышыннан күренгәнчә, 2025 елда районда 21 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 31 кеше яраланган һәм кызганыч, 4 кеше һәлак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда һәлакәтләр бер тирәдә булса да, анда зыян күрүчеләп саны сизелерлек арткан.
21 юл-транспорт һәлакәтенең 11е авыллардан читтәге юлларда булса, 10сы торак пунктлар эчендә исәпкә алынган. Иң күп һәлакәт алты – Балтач бистәсендә, шуның 5се машина хәрәкәте зур булган Ленин урамында булган. 8 транспорт фаҗигасе җәяүлеләр белән бәйле, 5 се юлдан төшеп китү, тагын 5се машиналарның бәрелешүе,берәр фаҗига велосипедда йөрүчене, хайванны бәрдертү, тик торган каршылыкка бәрелү аркасында килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев