Татарстанда балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча чаралар күреләчәк
2025 елның 1 августыннан 10 августына кадәр Татарстанда “Юлларда балалар!” дигән оператив-профилактик чара үткәреләчәк.
Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларга карата аеруча нык контроль булдыру.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да уяулыкка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев