Беренчелекне бирмиләр!
Мин бик тә горурланам шушы яшемдә шундый зур җиңүләргә ирешеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, аның кулын кысып, аннан бүләк ала алуыбызга
Салавыч күппрофильле лицееның яшь инспекторлары Рәзилә Саттарова, Эллария Саттарова, Кәрим Галимҗанов һәм Алмаз Гарифуллин җитәкчеләре Ранил Гыйләҗев белән берлектә Белоруссиянең Жлобин шәһәрендә «Иминлек тәгәрмәче» конкурсында Россия данын яклап чыгыш ясадылар һәм 1 урынга лаек булдылар. Әлеге команда инде менә ничә ел дәвамында үзләренә районда гына түгел, республикада да, Россиядә дә тиңнәр булмавын дәлилләп киләләр. Әлбәттә, команданың мондый зур уңышларының башлангычында укытучылары Ранил Гыйләҗевның, егет һәм кызларның һәм аларның әти-әниләренең дә зур тырышлыгы тора. Быел исә, шушы ук белем бирү йортының башка составы да башта районда, ә аннан «Кама Артегы» үзәге территориясендә узган республика финалында җиңү яулады. Район данын яклап чыгыш ясаган Виктория Александрова, Әдилә Алексеева, Альмир Терентьев, Замир Лапшинны да, аларның җитәкчеләре Ранил Гыйләҗевны да зур җиңүләре белән ихластан тәбрик итәбез.
Белоруссиядән җиңү яулап кайткан команданың уңыш серләре белән танышып үтик.
Эллария Саттарова: "Мине бу түгәрәккә 4 сыйныфны тәмамлаганда дустым Кәрим чакырды. Анда йөри башлауга ул миндә бик зур кызыксыну уятты, сәпидтә йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү белән мавыгып шөгыльләнә башладым. Иң беренче чиратта тормыш иминлеге нигезләре кабинетында юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен, аларны ничек кулланырга икәнен өйрәттеләр. Районда үткәрелә торган "Иминлек тәгәрмәче"ндә катнашу курку уятмый иде, ә менә инде район, респуб-лика, Рәсәй данын яклаган вакытта күңелдә курку, шикләнү хисләре туа иде. Алай да укытучыбыз Ранил абый Гыйләҗев биргән тулы һәм бай белемнәребез безгә барлык киртәләрне дә җиңеллек белән җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде. Белемнәрең бар икән, алар белән кулланырга өйрәнергә кирәк. Өйрәнсәң, бөтен әйбер дә җайлы була. Ранил абый кайчак кырыс та була, ләкин өйрәтәм, өйрәтәм, дип тора. Без үзебез дә яңа белемнәр алырга яратабыз, шуның өчен дә безгә җиңүләр дә җиңел бирелгәндер. Җайсыз булган җирләрдә без аларны гел бергәләп эшләп җиңеп чыга идек. Ранил абый безгә гел көч биреп торды, шуңа да бик зур рәхмәт аңа».
Рәзилә Саттарова: «Мин әлеге түгәрәккә өченче сыйныфтан йөри башладым. Мин үзебездән алдагы команданың ничек өйрәнгәнен, ничек итеп сәпидтә йөргәннәрен күреп, шуннан кызыгып кереп киттем. Минем иң яратып эшли торган эшем, ул сәпидтә йөрү, ә авырданрак бирелгәне — юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү булды. Болардан тыш әле без медицина юнәлеше буенча да өйрәнәбез, автошәһәрчектә шөгыльләнәбез, тормыш иминлеге нигезләре буенча белемнәребезне ныгытабыз, сәпидтә фигуралы йөрергә өйрәнәбез һәм Екатеринбургта узган ярышта боларга өстәмә булып, электросамокатта фигуралы йөртүне дә керткәннәр иде. Мин бик тә горурланам шушы яшемдә шундый зур җиңүләргә ирешеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, аның кулын кысып, аннан бүләк ала алуыбызга. Ранил абый Гыйләҗевка безгә бик зур терәк булганы өчен олуг рәхмәтемне җиткерәм».
Кәрим Галимҗанов: «Мин әлеге түгәрәккә 9 яшьтән йөри башладым. Әле дә хәтеремдә, Ранил абый Гыйләҗев безнең сыйныфка керде дә, кемнең „Иминлек тәгәрмәче“ түгәрәгенә йөрисе, бәйгеләрдә катнашасы килә, дип сорады. Мин иң беренчеләрдән булып кул күтәрдем, баштарак без ул түгәрәккә йөрүчеләр күп идек, аннан сафлар сирәгәйде. Ранил абый безне гел шул юнәлеш буенча өйрәтә иде. Миңа бигрәк тә сәпидтә фигуралы йөрү ошый иде. Ә менә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү авырданрак бирелде. Ләкин, укытучыбыз сабыр гына һәркайсыбыз төшенерлек итеп өйрәтә белде. Шуның нәтиҗәсендә без зурдан-зур уңышларга ирешеп, күпме бүләкләр иясе булдык!»
Алмаз Гарифуллин: «Мин яшь инспекторлар түгәрәгенә 8 яшьтә йөри башладым. Сәпидтә йөрергә мин кечкенә вакыттан яратам идем, монда да миңа иң җайлы бирелгәне шул булды. Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә зур тырышлык куярга туры килде. Ранил абый Гыйләҗев безгә зур игътибарын юнәтеп, белемнәрне ныклы итеп бирде. Шушы составта без команда белән өч ел төрле җирләрдә бәйгеләрдә катнаштык. Район конкурсында катнашып җиңгәннән соң артык сөенгәнне дә хәтерләмим, ә менә республикада җиңгәч без бик тә шатландык, Белоруссиядә беренчелекне алгач кичергән хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде. Шушы еллар эчендә безнең белән бергә булган, барлык шатлык-сөенечләребезне бүлешкән укытучыбыз Ранил Гыйләҗевка бик зур рәхмәт!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев