Берничә машина катнашындагы авариядә 10 яшьлек кыз зыян күргән
Якынча мәгълүматлар буенча, йөк машинасының 20 яшьлек йөртүчесе имин тизлекне һәм дистанцияне сайламаган, һәм бу юл һәлакәтенә китергән
Шимбә көнне Казан-Оренбург трассасында Rustrak йөк машинасы һәм өч җиңел автомобиль катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе.
Якынча мәгълүматлар буенча, йөк машинасының 20 яшьлек йөртүчесе имин тизлекне һәм дистанцияне сайламаган, һәм бу юл һәлакәтенә китергән. Барлык машина йөртүчеләр дә алкогольгә тикшерү узган – алкотестер тискәре нәтиҗә күрсәткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Ларгус» автомобиленең пассажирлары, шул исәптән 10 яшьлек кыз зыян күргән. Ул иминлек каешын эләктерсә дә, махсус креслога утырмаган булган, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев