"Егетләр закон тыңлаучы шоферлар булыр", ди бәйгене оештыручылар (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

"Егетләр закон тыңлаучы шоферлар булыр", ди бәйгене оештыручылар (+фото)

Балтач ДОСААФ мәктәбе базасында район ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»нең Балтач бүлекчәсе белән берлектә егетләр һәм кызлар арасында конкурс үткәрде.

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик тикшерү уздылар, автомобильдә маневрлар ясадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Шәйхетдинов Рамил, 2 урынны Шакирҗанов Салават, 3 урынны Сәфәргалиев Айрат яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алар киләчәктә закон тыңлаучы шоферлар булыр дип өметләнәбез.

 


Нет комментариев