Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәрбер авария ул кеше язмышы

Яңа штрафлар белән язмадан таныша аласыз

Юлларда көн саен төрле юл-транспорт һәлакәте була. Ул җиңелчә генә дә булырга мөмкин, шул ук вакытта кеше гомерен өзә яки сәламәтлегенә зыян китерә торганы да. Район эчендәге аварияләрне карасак та, күпчелегендә югары тизлек, игътибарсызлык сәбәпче. Ничә атна рәттән бистәнең өченче һәм дүртенче номерлы балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр кичүендә машиналар «төртешә». Юкса, биредә балалар бакчалары барлыгын да һәркем белә. Районыбызда юл хәрәкәте, юл кагыйдәләрен бозу белән бәйле вәзгыять һәм 2025 елдан үз көченә кергән яңа штрафлар белән район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин таныштырып узды.

Нәтиҗәләр

– Районыбыз территориясендә 2024 елда җитди 21 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 25 кеше төрле тән җәрәхәте алды. Шөкер, вафат булучылар юк. 2023 ел белән чагыштырып карасак, шулай ук 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 28 кеше төрле тән җәрәхәтләре алып, ике кешенең гомере өзелгән. 2023 елда да, 2024 елда да алкоголь кулланган шоферлар аркасында килеп чыккан аварияләрдә өч кеше зыян күргән. Алгарак китеп шуны да ассызыклап узасым килә, инде быелдан исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен штраф 45 мең сум булды, ләкин аңа карап, исерекләр саны гына кимемәде. Узган ел гыйнвар аенда – 6, быел исә биш исерек шофер тотылды. Ә инде гомумән 2024 елда ел буена алкоголь кулланган 78 шоферга беркетмә төзелде, 2023 елда андыйлар 72 кеше булган.

Тагын бер борчый торган мәсьәлә – балигъ булмаган балаларның төрле транспорт чаралары белән идарә итүләре. 16 яшькәчә булган балаларга карата беркетмә төзелми, кагыйдә бозучы буларак, аларга карата карточка тутырыла. 2024 елда 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 32 балага карточка тутырылды. Монда инде рөхсәт ителмәгән җирдә велосипедта йөрүче балалар да, җәяүле буларак юлны дөрес җирдән чыкмаган егетләр һәм кызлар да, мотоцикл, мопед, квадроцикл белән идарә итүчеләр дә бар. Республика буенча гына алып карасак та, мотоцикл, мопед, квадроциклда йөреп, авариягә юлыгып гомерләре өзелгән, авыр тән җәрәхәтләре алган балалар күпме, ләкин нишләптер минем балам андый хәлгә юлыкмас дигән уйлары әти-әниләрнең көчлерәк бугай, шуңа да алар балаларының сәламәтлегенә зыян китерә торган транспорт чараларын да ул һәм кызларына курыкмыйча алып бирәләр, – ди Искәндәр Рашатович.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшендә төп ярдәмчеләр булып, участок вәкилләре торуын ассызыклап үтте Искәндәр Мөбарәкшин. Районыбыз территориясендә үткәрелә торган төрле рейд, операцияләр барышында да инспекторлар участок вәкилләре белән бердәм булып эшлиләр. Шуның нәтиҗәсендә 2024 елда юл кагыйдәләрен бозучыларга карата барлыгы 5163 беркетмә төзелгән. Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 264,1 маддәсе буенча 5 җинаять эше ачылган. Бу транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, яңадан исерек килеш руль артына утыручылар.

Яңалыклар

2025 ел башыннан Россиядә яңа штраф санкцияләре үз көченә керде. Тизлекне арттырган өчен минималь штраф элек 500 сум булса, хәзер 750 сум. Аның да алдан түләгәндә яртысы түгел, ә 25 проценты гына кире кайта. Шунысы бар – ташламалы түләү вакыты 10 көнгә озайды. Ягъни элек ул 20 көн булса, хәзер 30 көн булды.

Яңа штрафлар:

– ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләргә карата да штраф катгыйланды, шушы кагыйдәне бозып, шофер ике тапкыр эләгә икән, аңа 3000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф салыначак;

– йөк машиналары хәрәкәтен тыя торган билге таләпләрен бозучыларга карата да штрафлар күләме артты һәм 5 мең сумны тәшкил итте, ә бер ел эчендә бу кагыйдә бозу кабатлана икән, ул очракта инде 10 мең сум штраф түләргә туры киләчәк;

– кабаттан светофорның кызыл төсенә кергән шоферларга штраф 7500 сум яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү;

– правасын алдырганнан соң, кабаттан машина белән идарә итеп эләккән шоферларга беренче тапкырда 30 мең сум штраф, 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яки 100 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган, икенче тапкырда – 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф яки 150-200 сәгать мәҗбүри эш каралган, ә инде өченче тапкыр эләгүчеләргә җинаять эше ачыла. Сүз правасыз йөрүче аек шоферларга кагыла;

– Юл-транспорт һәлакәте ясап, кешегә тән җәрәхәте ясалган очракта да үзгәрешләр бар. Әгәр авария нәтиҗәсендә кеше җиңелчә тән җәрәхәте алган икән, гаепле шоферга 3750 сумнан 7500 сумга кадәр штраф яки 1 елдан 18 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган, уртача тән җәрәхәте алынса, штраф 15 мең сумнан 37 мең 500 сумга кадәр салына яки 1 елдан 18 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә инде авыр тән җәрәхәтләре алынса, бу очракта шоферга карата җинаять эше кузгатыла;

– каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүчеләргә дә штрафлар күләме артты һәм 7500 сум булды.

Хөрмәтле шоферлар, юлларда кагыйдәләрне үтәп, үзебезне һәм якыннарыбызны саклап, игътибарлы булып йөрсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев