Якташларыбыз да бар...
Өч кеше һәлак булган, алтысы яраланган: уфалылар Волгоград өлкәсендә коточкыч һәлакәткә тарыган.
Өч кеше Волгоград өлкәсе трассасында автобус белән бәрелешкән вакытта һәлак булган. Тагын алтысы, шул исәптән балалар да, зыян күргән. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Р-228 „Сызрань — Саратов — Волгоград" автомобиль юлының 468нче чакрымында "Ssang Yong", „Лада Ларгус“ һәм "Setra" автобуслары бәрелешкән. "Лада Ларгус"та юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше (машина йөртүче һәм ике пассажир хатын-кыз) һәлак булган, "Лада Ларгус"тан пассажир өч бала һәм хатын-кыз, "Ssang Yong"тан ике кеше дәваханәгә китерелгән", - диелә хәбәрдә.
Урында ЮХХДИ экипажлары, тикшерү-оператив төркем эшли, авария урынына автотехниклар һәм тикшерүчеләр килгән.
Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, авариягә Волгоград өлкәсе аша барган Уфа һәм Екатеринбургтан автомобильләр эләккән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев