Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

«Яңа тормыш»та 55 берәмлек транспорт чарасына техник күзәтү үткәрелде

Быелгы техник күзәтүдә яңа тракторлар да бар иде, тиздән алар да үзләренә йөкләнгән эшләр белән басу-кырларга юл тотачаклар

«Яңа тормыш» хуҗалыгында быелгы техника күзәтүен яңа баш инженер белән үткәрде, моңарчы озак еллар механизатор, комбайнчы булып эшләгән Булат Мөдәрисов хәзер яңа вазыйфа били.

Техник күзәтүгә тракторлар рәт белән тезелеп баскан, механизаторларның кәефләре шәп, димәк, һәркайсы үзенең техникасы әзер булуга тулысынча ышана. Чират буенча тезелгән тракторлар янына бүгенге көндә эштә булганнары да килеп кушыла торды, һәркайсы техникасына бәйле күрсәтмәләрне алып, китә тордылар.

Быелгы техник күзәтүдә яңа тракторлар да бар иде, тиздән алар да үзләренә йөкләнгән эшләр белән басу-кырларга юл тотачаклар. Уңышлар юлдаш булсын барысына да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев