Ярышларга юл тоткан балалар автобусы авариягә эләккән
Юл хәрәкәте иминлеге

Ярышларга юл тоткан балалар автобусы авариягә эләккән

«Газель-Некст» автомобилендә 17 кеше булган, шуларның сигезе — балалар.

Балалар утырган автобус Удмуртиядә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматлары буенча, җиде кеше зыян күргән, шул исәптән ике балигъ булмаган бала.

Авария Кече Мазьга һәм Чутырь авыллары арасында, М-7 «Волга» трассасының 251 нче километрында килеп чыккан.

Иртәнге сигезләр тирәсендә анда «Лада-Веста» һәм «Газель-Некст» автомобильләре бәрелешкән. Соңгысында 17 кеше булган, шуларның сигезе — балалар Алар барысы да ярышларга юл тоткан. Җиңел машинада бер кеше булган. «Микроавтобусның барлык пассажирлары Игра бистәсенең дәвалау учреждениесенә юнәлдерелгән», — дип өстәделәр ведомствода.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев