Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

“Игътибар – балалар!” акциясе барышында 36 беркетмә төзелгән

Районыбызда 15 августтан алып 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү; юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларга карата аеруча нык контроль булдыру; тизлекне сакламыйча, җәяүлеләргә юл бирмичә, балаларын махсус автокреслоларга утыртмыйча һәм иминлек каешлары белән эләктермичә йөртүчеләрне...

Балтач районында быел балалар катнашында 3 юл һәлакәте булып, аларда 3 бала зыян күрде. Шундый һәлакәтләр санын арттырмау максатыннан, төрледән-төрле рейдлар үткәрелеп тора.
"Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында үткәрелгәннәре вакытында балаларын махсус автокреслоларга утыртмыйча йөрткән 17 әти-әнигә беркетмә төзелгән. Шулай ук велосипедта йөргән - 15, тиешсез урыннан юлны кисеп чыгучы - 3, 18 яше тулмаган, машина йөртү хокукы булмаган килеш машина белән идарә итүче 1 балага карата да беркетмәләр төзелгән.

Хөрмәтле әти-әниләр һәм балалар. Уку елы башланып китте, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында иртән һәм кич ыгы-зыгы зур була, димәк, юлларда йөргән чакта бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Хәзер көннәр дә тиз караңгылана, бу вакытта үзеңнең иминлегеңне саклау өчен яктылык кайтаручылар да куллану зарур. Иминлегебез үз кулыбызда, Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250