17 яшьлек пассажирның башы имгәнгән
Казанның Кече Крыловка урамында Skoda һәм «Лада» автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, авария чит ил маркалы машина йөртүчесенең гаебе белән килеп чыккан – ул юл бирмәгән.
Ике машина бәрелешү аркасында «Лада» автомобиленең 17 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аның башы имгәнгән. Кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев