Ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөк машинасының 47 яшьлек йөртүчесе шунда ук үлгән

Бүген төнлә Казан-Оренбург-Акбулак трассасының 54нче чакрымында Volvo йөк автомобиленең 53 яшьлек йөртүчесе каршылыкны урап узу өчен каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗ Next» йөк машинасы белән бәрелешкән, дип яза «Татар-информ».

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөк машинасының 47 яшьлек йөртүчесе шунда ук үлгән. Хәзер авариянең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклыйлар.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев