Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән
Казанның Оренбург трактында Kia автомобилен идарә итүче 27 яшьлек хатын-кыз Ферма шоссесы юнәлешендә электр велосипедында хәрәкәт иткән 76 яшьлек ир-атны бәрдергән. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән. Кызганычка күрә, табиблар аңа ярдәм итә алмаган һәм өлкән яшьтәге ир-ат медицина учреждениесендә үлгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев