Йөк машинасы җәяүлеләр кичүендә кыз баланы бәрдергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Йөк машинасы җәяүлеләр кичүендә кыз баланы бәрдергән

Машина йөртүче светофорның тыю сигналына узган

Бүген Казанның Техник урамында Hyundai йөк машинасы йөртүчесе мәктәп укучысын җәяүлеләр кичүендә бәрдергән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Ведомство мәгълүматлары буенча, машина йөртүче светофорның тыю сигналына узган. Нәтиҗәдә 13 яшьлек укучы кыз җәрәхәтләр ала һәм ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерелә.

 


Нет комментариев