Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Йөк машинасы белән авариядә бер яшьлек сабый үлгән

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Хундай» машинасын йөртүче 39 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттырган

Биектау районында М7 трассасының 823 нче чакрымында Hyundai автомобиле рулендә 39 яшьлек хатын-кыз машина йөртүче юл читенә тукталган йөк машинасы белән бәрелешкән, дип яза «Шәһри Казан».

Авариядә шофер хатынның бер яшьлек кызы үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, «Хундай» машинасын йөртүче 39 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттырган. Машина юл читендә торган «Шакман» йөк машинасына килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр полициядә.

Авариядән соң җиңел машина йөртүченең кызы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев