Ир-ат үз гаебен таныган
Түбән Камада суд ТР Мамадыш районы Соколка авылында яшәүче 35 яшьлек ир-атның Mercedes-Benz автомобилен тартып алган. Ачыкланганча, ир-атны исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлаганнар, дип яза «Татар-информ».
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, машина йөртүче элек тә исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Ир-ат үз гаебен таныган. Чит ил машинасын конфискацияләүдән тыш, аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән һәм ике елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Нет комментариев