Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек үзен генә кайгырта

Исерек шоферларга карата каршы көрәш никадәр генә көчле булса да, штраф бәясе 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр арттырылса да, районыбызда алкоголь кулланган килеш руль артына утыручылар кимеми

– Ел башыннан барлыгы 46 исерек шофер ЮХИДИ инспекторлары яки участок вәкилләре тарафыннан туктатылган. Шулар арасыннан бишесе инде кабат алкоголь кулланган, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш эләгүчеләр. Ә бит инде андыйларга җәза тагын да катгый, әгәр идарә иткән автомобиль шоферның үз исемендә яки тормыш иптәше исемендә икән, ул машина конфискацияләнә. Арада кредитка алынып, әле кредиты ябылмаганнары да бар. Төптән уйлап карасаң, гаиләгә күпме зыян килә. Тик нишләптер шоферлар шуны аңламыйлар, – ди район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина.

Җәйге айларда гына район судында каралып, машиналары конфискацияләнгән берничә эшкә тукталып узыйк.

Балтач бистәсендә яшәүче 1966 елгы Х. да 2023 елның 24 гыйнварында исерек килеш автомобиль белән идарә иткәне өчен туктатылып, суд тарафыннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә ел ярымга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штрафка тартыла. Әлеге җәза вакыты чыгып, машина таныклыгы алынганнан соң бер ел вакыт узганчы, ягъни быелның 26 апрелендә ул янәдән алкоголь кулланган килеш «Лада 21074» машинасы белән идарә итәргә алына. Юлда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Алкотектор белән тикшереп караганнан соң, аның алкоголь кулланган булуы раслана.

 

Район судының судьясы барлык тупланган мәгълүматлар белән танышканнан соң, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә Х.ны гаепле дип таба һәм 200 сәгать мәҗбүри эш билгели. Шулай ук Х. тагын 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, ә «Лада 21074» машинасы конфискацияләнеп, хөкүмәт файдасына алына.

 

Балтач бистәсендә яшәүче 1997 елгы М.га карата быелның 15 апрелендә Арча район судында утырыш була. Алкоголь кулланган килеш ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган шофер Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә гаепле дип табылып, 45 мең сум штрафка тартыла һәм 1 ел да 6 айга  машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Ләкин М. правасыз икәнен белә торып, исерек килеш руль артына утырып, аның нинди нәтиҗәләргә китерәсен уйламыйча, 15 май көнне янәдән исерек килеш машинасы белән идарә итә. Балтач урамында аны юл-патруль хезмәте инспекторы туктатып, документларын тикшерә. Шофер шул вакытта үзенең машина белән идарә итәргә рөхсәте булмавын әйтә. Алкоголь кулланган булуын тикшерү өчен кулланылган алкотектор 0,741 миллиграмм күрсәтеп, М.ның исерек булуын раслый.

 

Икенче суд утырышында шофер үзенең гаебен таный. Беренче очракта – Арчада, икенче очракта Балтачта исерек килеш автомобиль белән идарә иткәндә инспектор туктатуын, аның хокукларын аңлатып, тикшерүләрен әйтә.

 

Район судының судьясы барлык тупланган мәгълүматлар белән танышканнан соң, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә М.ны гаепле дип таба һәм 300 сәгать мәҗбүри эш билгели. Шулай ук М. тагын 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, ә «Chevrolet Klan» машинасы конфискацияләнеп, хөкүмәт файдасына алына.

 

Хөрмәтле шоферлар, бер мизгелдә шофер статусыннан җәяүлегә калып була. Алкоголь кулланган килеш машина белән идарә иткәндә, сез төрле юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга, бер гаепсез кешенең гомерен өзәргә яки кемнедер гомерлеккә инвалид итеп калдырырга мөмкинсез. Шуңа да алкоголь кулланган көнне транспорт чарасы белән идарә итүдән тыелыгыз. Онытмагыз, һәркемне өендә гаиләсе көтә. Без аларга исән-сау килеш кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев