Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Искәндәр Мөбарәкшин: “Юлдагы иминлек һәркемнең җаваплылыгына бәйле!»

Татарстан Республикасында берничә ел инде эксперимент рәвешендә «Халык инспекторы» системасы эшли. Ул гади гражданнарга юлларда тәртип урнаштыруда катнашырга мөмкинлек бирә, ә 2025 елдан бу эш өчен матди бүләк алу мөмкинлеге дә туды

Балтач районы юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Искәндәр Мөбарәкшин хәбәр итүенчә, «Халык инспекторы» халык белән җаваплы хезмәтләр арасында ышанычлы элемтә булдыруда мөһим роль уйный. Ул гражданнарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге бирә. Килгән хәбәрләрнең барысы да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә, күрсәтелгән мәгълүматның төгәллеге һәм җитәрлек булуы бәяләнә.

- «Халык инспекторы» нинди очраклар турында хәбәр итеп була?

- Бүген кушымта 18 категория буенча хәбәрләр кабул итә. Алар арасында кызыл утка чыгу, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, телефон куллану, автобус полосасы буйлап йөрү, тукталу һәм парковка кагыйдәләрен бозу кебек очраклар бар. Шуларның алтысы буенча гражданнарга бүләкләр каралган.

- «Халык инспекторы»на хәбәрнамәләр ни рәвешле юллана?

-  Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында оператив рәвештә хәбәр юллый алалар. Кагыйдә бозу очраклары, кыска видеоязма рәвешендә теркәлеп, кушымта аша юллана. Видеоны кагыйдә бозу вакытында төшерү мәҗбүри, ә аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш. Программага юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый: алар оператив рәвештә карала, кирәк булганда урынга чыгып тикшерелә һәм закон нигезендә чаралар күрелә. Бу эшләр юлларда тәртипне ныгытуга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итә,.

- Искәндәр Рашатович, 2025 елда райондашларыбыздан мондый төрдәге ничә хәбәр кабул ителде?

- Юл хәрәкәте иминлеге өчен битараф булмаган райондашларыбыздан биш хәбәр кабул ителде. Райондашларыбыз юллаган видеоязмаларда күбрәк каршы як полосага чыгып узу кебек кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.

- Кушымтаны кулланганда нинди таләпләрне истә тотарга кирәк?

- Шуны да искәртеп узасы килә, транспорт белән идарә иткәндә мобиль кушымтадан файдалану һәм административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ә хәрәкәт вакытында машина йөртүчегә телефон кулланган өчен җаваплылык каралган (РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе (1500 сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев