Участокта барьер киртә урнаштыру эшләре дәвам итә
Чаллыда юл-транспорт һәлакәтенә берничә сәгать кала урнаштырылган юл киртәсе җиңел машина йөртүчесен куркыныч нәтиҗәләрдән коткарган, дип яза «Татар-информ».
Узган якшәмбедә автомобиль юллары предприятиесы хезмәткәрләре Боровецкий боҗрасында барьер киртә урнаштыру эшләрен төгәлләгән, ә 8 декабрьгә каршы төндә аңа җиңел машина бәрелгән. Юл киртәсе җиңел машинаны кюветка төшеп китүдән саклап калган.
Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан, ләкин юл читендә машинаның фараларының кисәкләре һәм дәүләт номеры ятып калган. Барлык мәгълүматлар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә тапшырылган.
Автомобиль юллары предприятиесе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, әлеге участокта барьер киртә урнаштыру эшләре дәвам итә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев