Юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган яшүсмер хастаханәдә үлгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган яшүсмер хастаханәдә үлгән

Авыр җәрәхәтләр алган «Лада Гранта» пассажиры 15 яшьлек малай вафат булган

Зыян күрүчеләрне РКБга китергәннәр – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз

Казандагы массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган «Лада Гранта» пассажиры 15 яшьлек малай вафат булган, дип яза «Татар-информ».

«Татар-информ» агентлыгы Оренбург трактында авариягә алты автомобиль эләгүе турында хәбәр иткән иде. МАЗ йөк машинасы «Лада Гранта»га килеп бәрелгән, ә аннары инерция буенча алда баручы Tank, Toyota, Tank һәм Kia Seltos автомобильләренә. Бәрелешүдән соң «Лада» түбәсенә әйләнеп каплана.

Зыян күрүчеләрне РКБга китергәннәр – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз. Зыян күрүчеләрнең берсе баш җәрәхәтләре белән кома хәлендә булган, аңа карап торышка 20-25 яшь. Хастаханәгә аның әтисе килгәч кенә, аңа нибары 15 икәнлеге аңлашыла.

«Яшүсмер бик авыр хәлдә иде, кичен аңа безнең табиблар операция ясады һәм төнлә Балалар Республика клиник хастаханәсенә күчерделәр», - дип сөйләделәр Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсендә сөйләүләренчә, операциядән соң зыян күрүченең хәле бик авыр була, үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратында ята, комада була.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев