Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән
Тикшерү оештырылды: аны прокуратура контрольдә тота
Татарстанда «Лада» һәм «Kia» машинасы бәрелешкән, юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бүген Чистай районында Казан-Оренбург юлының 115 чакрымында Kia Soul каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән. Чит ил машинасы йөртүчесе урында һәлак була. «Лада» пассажиры хастаханәгә барганда, ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.
Тикшерү оештырылды. Аны прокуратура контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев