«Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры – ир белән хатын – алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган
Биектау районында кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза Татар-информ.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм Chery автомобиле белән бәрелешкән.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры – ир белән хатын – алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Chery Tiggo автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев