Яшүсмер кыз авыр җәрәхәтләр ала, ә аның 12 яшьлек пассажиры үлә
12 яшьлек яшүсмер Питрәч районы Кощак авылы янында квадроцикл катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, квадроцикл белән идарә итүче 15 яшьлек кыз, бүлгеч полосадан чыгып китә һәм бер юнәлештә хәрәкәт итүче SKODA автомобиле белән бәрелешә.
Яшүсмер кыз авыр җәрәхәтләр ала, ә аның 12 яшьлек пассажиры үлә.
Нет комментариев