Юлларда балалар зыян күрмәсен
Район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Искәндәр Мөбарәкшин белән әңгәмә
— Хәерле көн... Искәндәр Рашатович, бүгенге әңгәмәдә төп игътибарны балаларны юл-транспорт фаҗигаләреннән сак-лауга бирик әле. Бу әһәмиятле юнәлешкә тукталганчы, 2026 елның биш аенда район юлларында булган вәзгыятькә күз салыйк.
— 2026 елның биш аенда юлларда вәзгыять киеренке булып кала бирә. 2025 елда районда 21 юл-транспорт һәлакәте булып, анда 31 кеше яраланган һәм кызганыч, 4 кеше һәлак булган иде. Агымдагы елда алдагы ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны бер тирәдә булса да, анда зыян күрүчеләр сизелерлек арткан.
Бу вакыт эчендә районыбызда материаль зыян килгән 169 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Узган ел аларның саны 108 иде. Бер кеше зыян күрде, узган елның шушы чорында андый зыян күрүчеләрнең саны ике булды.
Шулай да, «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында билгеләнгән максатчан күрсәткеч арттырылмады.
—Балалар арасында юлларда юл-транспорт һәлакәтләре буенча күрсәткечләргә тукталып китик әле...
— 2025 елда районда 16 яшькә кадәрге балалар тарафынан 30 юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде. Шуларның өчесе — җәяүлеләр, 20се — велосипед белән идарә итүчеләр, 7се — мопедта җилдерүчеләр. Шушы чорда алар катнашында 4 транспорт фаҗигасе булды, шуларның 2се җәяүле, 1се велосипедта йөрүче, 1се пассажир катнашында. 2026 елга чыккач балигъ булмаганнар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Бер яшь егетебез электросамокатта, берсе питбайкта хәрәкәт иткәндә бәлагә юлыктылар. Моннан тыш, велосипедта идарә итүче укучы бала электровелосипедта баручы икенче бала белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, үзе дә тән җәрәхәтләре ала.
Алай гына түгел, районыбызда 17 яшьлек яшүсмер хәмер кулланган килеш мотоциклда йөрергә чыга. Ярый әле ЮХИДИ хезмәткәрләре аны туктатып, зур юл фаҗигасе булмавын кисәтеп кала алдылар. Бу транспорт төрләре популярлаша бара, ләкин алар өчен махсус кагыйдәләр гамәлдә булуын әти-әниләр дә, балалар да белергә тиешләр. Аларны үтәмәгән очракта гаиләләргә, гомумән, барыбызга зур кайгы килергә мөмкин. Ә балалар белән юлда булган кайгылы очраклар республикабызда даими кабатланып тора. Кыш көне, февраль башында, Мамадыш районында 2 айлык, май аенда Түбән Кама районында 5 яшьлек баланың юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булуы күпләрне тетрәндергәндер. Бу очракта аларның гомере олылар аркасында өзелгән, дип әйтергә була. Ә әти-әниләр безнең белән андый хәл булмый, дип һаман битарафлык күрсәтәләр. Ел башыннан республикада 4 меңнән артык шофер әти-әни балаларын тиешле куркынычсызлык күчмә җиһазларын кулланмыйча утыртып йөрткән өчен административ чарага тартылган. Әти-әниләр тарафыннан балаларны кече яшьтән юл кагыйдәләрен үтәргә тиешлекләрен аңлатырга бурычлы, дип күпме аңлатсак та, алар үзләре үк балалар тәрбиясенә тискәре йогынты ясыйлар. 2025 елда машинада балаларны тиешле күчмә җиһазлар (автокресло) кулланмыйча утыртып йөрткән өчен районда 67 әти-әнигә беркетмә төзелде, агымдагы елның биш аенда андый беркетмәләр саны 34 булды. Исегезгә төшерәм, 2026 елның 9 гыйнваренда балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штрафлар күләме сизелерлек артуы турында закон үз көченә керде. Гадәти машина йөртүчеләр өчен максималь штраф күләме элеккеге 3000 сум урынына хәзер 5000 сум тәшкил итә. Вазифаи затларга тигезләштерелгән үзмәшгуль таксистлар өчен штраф 50 000 сумга хәтле артты (элек 25 000 сум иде). Юридик затлар — такси парклары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә максималь санкцияләр куелды — алар хәзер 100 000 сум урынына 200 000 сумга җитәчәк.
— Юлларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә беренчел чаралар нидән гыйбарәт дип уйлыйсыз...
Балаларны юлда, гомумән, тормышта куркынычсызлык кагыйдәләренә иң беренче гаиләдә өйрәтергә кирәк. Ә моның өчен кирәкле информацияне әти-әниләрнең үзләренә белергә кирәк. Алда әйтеп киткәнчә, күп очракта әти-әни бу мәсьәләгә бик җиңел карый. Балалар һәм укучы яшьләр арасында юл иминлеге буенча тәрбияви чаралар үткәрүне арттыру, аларны тормышка ашыру бу өлкәдә безнең беренчел бурыч булып тора. Бу юнәлештә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү максатыннан, районның «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе зур эш алып бара. Бу өлкәдә иң җаваплы, авыр юнәлеш — юл хәрәкәте иминлеге өчен барлык кешенең, гомумән, җәмгыятьнең җаваплы булуын төшендерү, аңлату.
— Балалар өчен транспорт чараларының ни дәрҗәдә куркыныч икәнлегенә инандыру гаиләдән, әти-әнидән башланадыр...
— Әйе, нәкъ шулай. Бүгенге көндә транспорт чараларының күплеген, юлларда хәрәкәтнең тыгыз булуын айлап түгел, көнләп үзгәрүен күрәбез. Балаларны өйдә бикләп яткырып булмый, алар урамга, яшьтәшләре белән аралашырга омтыла. Әмма урамның куркыныч ягын да без аңлатырга тиешбез. Кызганыч, әти-әни бала сүзен тыңлыйм, дип үз куллары белән фаҗига китерүче питбайк, мотоцикл ише кыйммәтле «бүләк» ясый.
— Бүгенге көндә самокатлар, электросамокатлар, электровелосипедлар киң таралган.
— Әйе, мондый төр транспорт олылар һәм балалар арасында хәзер бик популяр. Әмма, кызганычка каршы, кайбер ата-аналар бу транспорт чараларын куллану кагыйдәләрен, шулай ук закон таләпләрен белеп бетерми. Мәсәлән, двигатель куәте 50 куб. сантиметрга кадәр булган мопедлар белән идарә итү өчен «М» категорияле таныклык кирәк, аны 16 яшьтән алып була. Ә инде 50 кубтан артык булган транспорт чаралары мотоцикллар рәтенә керә һәм алар белән идарә итү өчен «А» категориясе таләп ителә, бу очракта йөртүчегә 18 яшь тулган булырга тиеш.
Юл кагыйдәләрен бозу очрагында җаваплылык каралган. Әгәр транспорт белән 16 яшькә кадәрге бала идарә итә икән, транспорт чарасы тоткарлана, ата-ана чакырыла һәм законлы вәкил катнашында тиешле материаллар рәсмиләштерелә. Материаллар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә җибәрелә. Ә инде 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен административ беркетмә төзелә.
Юл кагыйдәләре үтәлмәгән очракта фаҗиганең килеп чыгуын көт тә тор. Мәсәлән, Биектау районында пассажир кыз утырткан мопед белән хәрәкәт итүче 17 яшьлек яшүсмер, юлда туктаган машинаны урап узам, дип каршы як хәрәкәт итү юлына чыга. Әмма хәрәкәт иткәндә, юл кырыендагы бордюрга төртелә. Нәтиҗәдә, саклану каскасы кимәгән 17 яшьлек кыз бала башы белән ташка бәрелә һәм шул урында җан бирә.
29 майда Бөгелмә районында Иске Исәк авылында булган юл-транспорт фаҗигасе шулай ук үлем белән тәмамлана. Юлдан барганда 14 яшьлек кыз бала питбайк белән идарәсен югалта, юлның каршы ягына чыгып, баганага бәрелә. Нәтиҗәсе аяныч, кыз бала һәлак була, ә аның артында утырган 13 яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала. Ә бит бар да, әнисе кызның сүзен тыңлап, питбайк сатып алудан башлана.
Өйдә булган транспорт чараларының ачкычларын балалар, яшүсмерләр куллана алмый торган урында саклануына да игътибар бирелсен иде. 2025 елда Спасс районында «Лада Гранда» машинасы юл кырыена төшеп әйләнә. Куркынычсызлык каешын куймаган 17 яшьлек руль артында булган яшүсмер машина эчендә һәлак була. Машинада булган пассажир да зыян күрә. Бу очракта һәлак булган егет бабасының машинасын сорамыйча алып чыгып китә.
— Сезнең теләкләр..
— Безнең һәм барлык райондашларның теләкләре бердер дип уйлыйм — юл-транспорт һәлакәтләре булмасын, юлларда гомерләр өзелмәсен иде. Һәркем, бигрәк тә балалар, яшүсмерләр тарафыннан юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлсен иде.
Җәй айларында авылларга Казанда укучы, машиналы студент яшьләр кайтачак. Алар арасында яшьтәшләре арасында масаеп, үз-үзләрен күрсәтәсе килеп, юл билгеләренә игътибар итми, тизлекне арттыручылар да еш очрый. Бер секунд сабыр итү кайчакта кеше гомерен саклап кала. Бер куркыныч маневрдан баш тарту — фаҗигане булдырмый калу дигән сүз. Өйдә безнең һәрберебезне гаиләбез, якыннарыбыз көтә, шуны онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев