ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге “Хезмәт”леләрне бүләкләр белән куандырды
Ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан район ЮХИДИ бүлеге коллективы редакциябезне бәйрәм бүләкләре белән сөендерә
Матур традиция буларак, быел да район ЮХИДИ бүлеге коллективы бәйрәм алды көннәрендә «Хезмәт»леләрне бүләкләр белән куандырды.
Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева редакция коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләп, райондашларыбызны юлларда һәрчак игътибарлы булырга чакырган, иминлекне пропагандалаган язмалар һәм конкурсларда даими катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Хезмәт» газетасы журналисты Зәлия Фәйзрахманованы, смм-белгеч Алсу Надршинаны, «Хезмәт» газетасы коллективын Диплом һәм истәлекле бүләк белән сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев