2027 елның 1 мартыннан машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләрне теоретик имтиханда камералар күзәтәчәк
Яңа таләпләр буенча, камералар кандидатның да, имтихан кабул итүченең дә эш урынын күрергә тиеш. Моннан тыш, система имтихан тапшыручының үзен дә фотога яки видеога төшерәчәк.
Язмалар электрон саклагычта сакланачак, ә мәгълүмат чит кешеләрнең керүеннән ышанычлы якланачак. Бу таләпләр имтиханның ничек узуын контрольдә тотарга һәм мөмкин булган хокук бозуларны ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.
Димәк, 2027 елның мартыннан теоретик имтиханда һәр хәрәкәт һәм һәр сүз язмада калачак.
Шәһри Казан
Нет комментариев