Чара азагында Лилия Һадиева җәйге каникул вакытында юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында әңгәмә үткәрде
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Һадиева һәм юл хәрәкәте иминлеге хезмәтенең муниципаль хезмәткәрләре Карадуган гимназиясе каршында эшләп килүче лагерьда профилактик чара үткәрделәр.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча үзара ярыштылар, «Транспорт чаралары», «Юл билгеләре» пазлларын җыйдылар, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр.
Чара азагында Лилия Һадиева җәйге каникул вакытында юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында әңгәмә үткәрде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев