Юл хәрәкәте иминлеге
Кичке юлда коточкыч һәлакәт: 3 кешенең гомере өзелгән (+фото)
Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәи 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак булган, дип яза "Татар-информ". Урында коткару хезмәте эшләгән. Сытылган машина эченнән үлгән кешеләрне махсус җайланмалар ярдәмендә генә чыгара алганнар.
Сүз уңаеннан: социаль челтәрләрдә 4 кешенең үлеме турында да язалар. Хак булса, һәлак булучылар Сабаның Шәмәрдән якларыннан, диелә.
Кайгы килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев