Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч авариядә 3 кеше үлгән

Машина йөртүче кыз бетон терәккә килеп бәрелгән, өч пассажиры һәлак булган

Кичә төнлә Казанда Горький шоссесында Honda автомобилен йөрткән 21 яшьлек кыз баштан фонарь баганасына килеп бәрелгән, аннан соң бу бәрелүдән машинаны Горький шоссесы — Восстания юл чишелешенең бетон терәгенә алып аткан, дип яза «Шәһри Казан». 

Авария аркасында чит ил машинасының өч пассажиры урында ук үлгән. Автомобиль йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан.

Әлеге юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлак булганнарның барысы да ир – атлар. Аларның берсенә 30 яшь, ә икенчесенә – 31 яшь. Өченче пассажирның яше билгеләнә.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев