Квадроцикл ул уенчык түгел!
Квадроциклга утырган 15 яшьлек кыз җиңел автомобильгә бәрелә — үзе авыр тән җәрәхәтләре ала, ә пассажиры — 12 яшьлек малай һәлак була
Республика һәм районыбыз юлларында балалар һәм яшүсмерләр идарә итә торган баггилар, квадроцикллар һәм питбайклар көннәр әзрәк җылытып җибәрүгә үк пәйда була башлады. Шуның белән беррәттән балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре дә артты. Инде агымдагы елда да үлүчеләр һәм авыр җәрәхәтләр алучылар бар. ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов белән квадроцикллар турында сөйләшеп, аның нинди транспорт төре, аны кем йөртергә хокуклы һәм нинди җәзалар каралганлыгы турында ачыкладык.
Апрель аендагы бер очракны карап үтик. Питрәч районы Кощак авылы янында квадроциклга утырган 15 яшьлек кыз җиңел автомобильгә бәрелә — үзе авыр тән җәрәхәтләре ала, ә пассажиры — 12 яшьлек малай һәлак була... Шушындый очраклардан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында үткән бер киңәшмәдә автоинспекторларга автомототехникадан файдалану кагыйдәләре үтәлешен тикшерүне көчәйтергә кушты. Без дә шуларга тукталып үтик әле.
- Марат Ренатович, квадроциклны сатып алу белән генә эш бетми бит, аларга карата нинди таләпләр куелган?
- Соңгы вакытта Россия Федерациясендә һәм республикабызда мәктәп яшендәге балаларга квадроцикл һәм багги кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның имгәнү очраклары ешайды. Еш кына мондый сәфәрләр бик күңелсез тәмамлана — балалар үлемгә китерүче җәрәхәтләр ала, гомерлеккә инвалид булып кала.
Квадроцикллар һәм баггилар — дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе күзәтчелегендә булган техникалар. Бүген без юлсыз җирләрдән хәрәкәт итү өчен билгеләнгән мототранспорт чараларына, ягъни квадроциклларга һәм баггиларга җентекләбрәк тукталачакбыз.
Квадроцикл — двигатель күләме 50 кубтан артык булган дүрт тәгәрмәчле транспорт чарасы. Ул юлсызлык өчен билгеләнгән һәм компактлы вездеход кебек күренә.
Багги — ул юлсызлык шартларында үтеп керүчәнлекне арттыру өчен максималь җиңеләйтелгән автомобиль. Аның кузовы ачык, ябык яки өлешчә ябык булырга мөмкин.
Мондый транспорт чаралары белән тиешле хокуклар булганда гына идарә итәргә мөмкин. Квадроцикллар һәм баггилар «AI» һәм «АІІ» категорияле үзйөрешле машиналарга керә.
Квадроцикл яки багги белән идарә итү хокукы дәүләт техника күзәтчелеге органы тарафыннан 16 яшькә (квадроцикл) яки 18 яшькә (багги) җиткән, укып чыккан һәм имтиханнарны уңышлы тапшырган затларга бирелә.
Мондый транспорт чаралары белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгыннан тыш, транспорт чарасын теркәү турында таныклык (сатып алганнан соң 10 тәүлек эчендә дәүләт техника күзәтчелегендә теркәлә); техник тикшерү узу турында таныклык һәм ОСАГО иминият полисы (кирәк булганда) кирәк булачак.
Соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм баггилар белән булган хәлләр статистикасын китерәбез. Кызганычка каршы, балалар арасында имгәнү очраклары ел саен теркәлә. 2024 елның 12 июлендә Лаеш районында 10 яшьлек баланың гомере өзелде, шул ук елның 26 июлендә Яшел Үзән районында 10 яшьлек малай һәлак булды, 22 августта Лаешта бер-бер артлы тагын ике фаҗига булды, беренчесендә — 8 яшьлек кыз бала, икенчесендә 13 яшьлек егет үлде. Быелның 20 апрелендә Питрәч районында 12 яшьлек малайның гомере өзелде.
- Квадроциклда йөргәндә тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен нинди җәзалар каралган?
- Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш, квадроцикл белән идарә иткән өчен административ җаваплылык каралган — 5 меңнән 15 мең сумга кадәр. Транспорт чарасын идарә итү хокукы булмаган затка тапшырган өчен (мәсәлән, балага), 30 мең сум штраф каралган. Квадроциклда теркәлү таныклыгыннан башка, яки теркәлмәгән техникада йөргән өчен 500 сумнан 800 сумга кадәр штраф салына, ә кабат кагыйдә бозган өчен 5 мең сум штраф яки 1 айдан 3 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, өстәп, техниканы штрафстоянкага эвакуацияләү каралган. Мотошлемсыз йөргән өчен 1 мең сум штраф салыначак. Мототранспорт белщн документларсыз яки 16 яше тулмаган яшъсмер идарщ иткщн очракта, бу кагыйдә бозу балигъ булмаганнар комиссиясенә тапшырылачак, әти-әниләргә карата штраф салыначак.
Квадроцикл һәм баггины эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен шлем, перчаткалар, махсус экипировка, күзләрне саклау өчен күзлек яки битлек куллану мәҗбүри.
Шул ук вакытта ничек дөрес утырырга икәнен белү дә бик мөһим! Машина йөртүче тигез утырырга, ике кулы белән дә рульгә нык тотынган булырга, аяклары куелган булырга тиеш. Пассажир махсус билгеләнгән урынга утыра, куллары белән тотына, аякларын махсус урынга куя. Йөртүчегә тотынырга киңәш ителми. Югары тизлек белән хәрәкәт итү һәлакәт килеп чыгу куркынычын арттыруны исегездә тотыгыз. Квадроциклда яки баггида йөргәндә кар яисә үлән астындагы киртәләргә бәрелү, текә участокларда аву, егылу, каршы як транспорт чаралары белән бәрелешү куркынычы зур һәм мондый транспорт чарасы белән зур юлга чыгу тыелганлыгын да онытмасагыз иде.
- Марат Ренатович, алда җәйге каникуллар, шул уңайдан әти-әниләргә һәм балаларга карата киңәшләрегезне җиткереп үтегезче?
- Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның гомеренә куркыныч янамасын дисәгез, мондый төр транспорт чараларыннан саклагыз аларны. Өйдә андый транспорт чарасы булганда, ачкычын алар табып ала алмаслык җиргә куярга кирәк. Балалар, сезгә матур, күңелле каникуллар теләп калабыз. Кызык эзләп, бер генә йөреп кайтыйм әле дигән уй белән төрле транспорт чараларына утырмагыз, үзегезнең гомерегезне саклагыз, әти-әниегезне кайгыга салмагыз!
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев