Машина йөртүче «КамАЗ» белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәгә эләккән
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүче «КамАЗ» белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәгә эләккән

Ford йөртүчесе төп юл буенча хәрәкәт иткән йөк машинасына юл бирмәгән

Казанда Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш урамнары киселешендә Ford һәм «КамАЗ» фургоны бәрелешкән, дип яза «Татар-информ».

Якынча мәгълүматлар буенча, Ford йөртүчесе төп юл буенча хәрәкәт иткән йөк машинасына юл бирмәгән.

Бәрелешү аркасында Ford йөртүчесе авыр җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә озатыла.

 


Нет комментариев