Машина йөртүчеләр автомобильнең һава торышы шартларына техник әзерлегенә җитди карарга тиеш!
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчеләр автомобильнең һава торышы шартларына техник әзерлегенә җитди карарга тиеш!

Машина йөртүчеләргә транспорт чараларының техник торышын тикшерергә киңәш итәләр, бигрәк тә тормозлау системасына һәм оптикага аерым игътибар бирергә кирәк.

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне алдагы көннәрдә юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтте. Шул сәбәпле, автомобильләрне кышка әзерләргә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

«Автомобильләрне кышка әзерләргә киңәш итәбез. Әзерлекнең мөһим өлеше – кирәкле тәгәрмәчләрне кую. Йөртүчеләрнең бу мәсьәләгә саксыз каравы фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Машина йөртүчеләр автомобильнең һава торышы шартларына техник әзерлегенә җитди карарга тиеш», – диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә транспорт чараларының техник торышын тикшерергә киңәш итәләр, бигрәк тә тормозлау системасына һәм оптикага аерым игътибар бирергә кирәк.

 


тәгәрмәч

Нет комментариев