Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчеләргә кайбер төр дарулар кабул иткән өчен штраф сала башларга мөмкиннәр

Закон проекты Хөкүмәт тарафыннан 2023 елның җәендә кертелгән һәм юлларда иминлекне арттыруга юнәлдерелгән

Дәүләт Думасы концентрацияне киметә һәм реакцияне акрынайта торган препаратлар тәэсирендә машина йөрткән өчен җәза билгели торган закон проектын беренче укылышта хуплады. Мондый препаратлар исемлегенә йоклата, тынычландыра һәм игътибарга йогынты ясый торган башка дарулар керергә мөмкин, дип яза «Татар-информ» РИА Новости агентлыгына сылтама белән.

Шундый халәткә сәбәпче булган матдәләр исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланачак. Мондый препаратлар кабул иткән өчен машина йөртүчеләргә 45 мең сум күләмендә штраф, шулай ук ел ярымнан ике елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Депутат Сергей Леонов (ЛДПР) мондый даруларның капларын өстәмә рәвештә «машина йөрткәндә кабул итәргә ярамый» дигән кисәтү белән маркировкаларга тәкъдим итте.

Закон проекты Хөкүмәт тарафыннан 2023 елның җәендә кертелгән һәм юлларда иминлекне арттыруга юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев