Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчене исерек килеш рульгә утырган өчен колониягә озаттылар

Ир-атны гаепле дип таныдылар һәм ул бер ел гомерен катгый режимлы колониядә үткәрәчәк

Казанның Яңа Савин район судында исерек килеш рульгә утырган өчен кабат тоткарланган машина йөртүчегә карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-атны гаепле дип таныдылар һәм ул бер ел гомерен катгый режимлы колониядә үткәрәчәк. Моннан тыш, аны ике елга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иттеләр.

Җинаять эше кузгатылганчы, машина йөртүче җәмәгать судьясы карары белән бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган. Ләкин ул яңадан исерек хәлдә рульгә утырган. Юл-патруль хезмәте инспекторы аны туктаткан, ә тегесе медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев