Массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек пассажир үлгән
Җиңел машинаның йөртүчесе һәм тагын ике пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган
Лаеш районының Усад һәм Комлы Кавал авыллары арасында өч автомобиль катнашында авария булган, дип яза «Татар-информ».
Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Volkswagen автомобиле белән идарә иткән 20 яшьлек йөртүче, Боровое Матюшино бистәсе ягыннан барганда, идарәне югалткан. Машина башта юл кырыендагы киртәгә бәрелгән, шуннан соң Toyota Land Cruiser һәм Range Rover машиналары белән бәрелешкән.
Юл‑транспорт һәлакәтендә Volkswagen автомобиленең арткы утыргычында булган 19 яшьлек пассажир һәлак булган. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм тагын ике пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев