Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Мәктәп укучылары утырган автобус һәлакәткә юлыккан

Машина килеп бәрелгән вакытта автобус салонында 14 бала булган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Кичә иртән 7 сәгать 24 минутта М7 юлының 1024нче километрында Алабуга районында мәктәп укучылары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта Алабугадан ЮХИДИ хәбәр итте.

«ВАЗ»автомобиле туктап торган мәктәп автобусына килеп бәрелгән. Автобус Алабуга - Гари - Бехтерево - Мальцево - Поспелово - Алабуга маршруты белән бара торган булган.

Машина килеп бәрелгән вакытта автобус салонында 14 бала һәм аларны озата баручы бер олы кеше булган. Беркем дә зыян күрмәгән. Җиңел машина йөртүченең күкрәге бәрелгән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250