«Нива» автомобиленең исерек йөртүчесен машина тәгәрмәченә атып туктатканнар
Ир-атка карата, полициягә буйсынмаган, туктаудан баш тарткан һәм медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгән өчен беркетмәләр төзелгән
Азнакай районында полиция хезмәткәрләре куркыныч машина йөртүчене туктату өчен табель коралы кулланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Бөгелмә — Азнакай автомобиль юлының 29нчы чакрымында «Нива» автомобиле белән исерек хәлдә идарә итүче ир-атны күреп, автоинспекторларга хәбәр иткәннәр. Полиция хезмәткәрләре машинаны бик тиз тапкан, ләкин машина йөртүче аларның туктарга дигән таләбен игътибарсыз калдырган һәм качарга тырышкан.
Инспекторлар кисәтү йөзеннән башта – һавага, аннары автомобильнең тәгәрмәчләренә аткан. Зыян күргән «Нива» туктаган һәм машина йөртүче тоткарланган.
Ул 31 яшьлек Азнакай кешесе булып чыккан. Аның исерек икәнлеге күренеп торса да, ул медицина тикшерүеннән баш тарткан.
Ир-атка карата полициягә буйсынмаган, туктаудан баш тарткан һәм медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгән өчен беркетмәләр төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев