Өч машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә малай зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә малай зыян күргән

Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләрен ачыклый

Казанның Азин урамында Биектау ягыннан килүче Porsche автомобиле Chery Tiggo машинасы белән бәрелешкән, дип яза «Татар-информ».

Ачыкланганча, Suzuki Jimny автомобиле йөртүчесе, сулга борылганда, Porsche автомобиленә юлны ябып куйган. Маневр нәтиҗәсендә Porsche йөртүчесе тормозга басарга мәҗбүр булган һәм чит ил машинасына килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә Chery Tiggo автомобиленең пассажиры - 2025 елгы малай зыян күргән. Аны хастаханәгә озатканнар.

Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

 


Нет комментариев