Салавыч лицее укучыларын һәм аларның остазларын югары уңышлары белән котлыйбыз!
Юл хәрәкәте иминлеге

Салавыч лицее укучыларын һәм аларның остазларын югары уңышлары белән котлыйбыз!

Татарстан Республикасыннан Амаль Садыйкова, Адилә Алексеева, Альмир Терентьев һәм Әмир Нәҗмиев чыгыш ясады

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган «Имин тәгәрмәч» 44нче Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алган республиканың ЮИД командасын бүләкләде.

Татарстан Республикасыннан Амаль Садыйкова, Адилә Алексеева, Альмир Терентьев һәм Әмир Нәҗмиев чыгыш ясады. Педагог-остазлары Ранил Гыйләҗев, Айнур Рәхматуллин һәм Михаил Храмов.

Салавыч лицее укучылары Адилә белән Альмирны һәм укытучылары Ранил Гыйләҗевны югары уңышлары белән тагын бер кат тәбрик итәбез. Уңышларыгыз дәвамлы булсын иде!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев