Татарстанда автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чикләделәр
Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыкса, 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була
Көчле кар яву һәм күз күреме начараю аркасында кайбер төбәк трассаларында автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәтен вакытлыча чикләделәр. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Чикләүләр 89 нчы километрдан 249 нчы километрга кадәр «Казан – Оренбург», «Чистай-Түбән Кама», шулай ук «Алексеевск-Әлмәт»автомобиль юлларында гамәлдә. Карар катлаулы һава шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителде.
Күрсәтелгән юнәлешләр буенча йөрү метеообстановка тотрыклыланганчы ябылачак. Машина йөртүчеләргә йөрүдән тыелып торырга һәм алдан ук маршрутларны төзәтергә киңәш итәләр.
Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыкса, 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.
Вести-Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев