Шушы вакыт эчендә республикада 172 авария булды: 29 кеше һәлак булды, 238 кеше җәрәхәтләнде
Татарстанда 2026 ел башыннан исерек машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Шушы вакыт эчендә республикада 172 авария булды: 29 кеше һәлак булды, 238 кеше җәрәхәтләнде.
Әлеге юл-транспорт һәлакәтләренең җидесендә машина йөртүчеләр исерек хәлдә булган. Мондый аварияләр нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, ә ун кеше җәрәхәтләр алган.
Вести Татарстан
Нет комментариев