Татарстанда ике атна эчендә каршы як полосага чыккан өчен 517 машина йөртүчегә штраф салынды
Хокук бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә штраф каралган
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе «Встречная полоса»профилактик рейдына йомгак ясады. Ике атна эчендә, 17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр, республика юлларында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 517 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Инспекторлар мондый хокук бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү янавын искә төшерә. Әгәр хокук бозу кабатланса, машина йөртү хокукын бер елга алырга мөмкиннәр.
Чыганак: Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев