Татарстанда илкүләм проект буенча 17 светофор объектын модернизациялиләр
Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы җайланмаларын гамәлгә кертү буенча эшләр Казанда 12 объектта һәм Чаллыда 5 объектта башкарылачак
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында агымдагы елда 17 светофор объекты модернизацияләнә. Бу хакта республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы җайланмаларын гамәлгә кертү буенча эшләр Казанда 12 объектта һәм Чаллыда 5 объектта башкарылачак. Проектны гамәлгә ашыруга 125,7 млн сум юнәлдерелгән, шул исәптән 91,8 млн сумы федераль бюджеттан.
Шулай ук төбәктә Татарстанның кайбер районнарында, шул исәптән Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман һәм Теләче районнарында 12 яңа светофор объектын төзекләндерү планлаштырыла.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев