Татарстанда йөк машиналарының 75% ы контрольдә номерларын яшерә
Контроль узудан баш тарткан өчен дә максималь җәза каралган
Татарстанда 2025 елда йөк автомобильләренең 75% ка якыны яшерелгән дәүләт номерлары белән авырлыкны контрольдә тотуның автоматик пунктларын узган. Бу хакта төбәк Транспорт министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Коммерсанть» хәбәр итә.
Машина йөртүчеләр хокук бозуларны теркәмәү өчен төрле ысуллар кулланалар: номерларны предметлар, магнитлар яки махсус механик җайланмалар белән ябалар.
Проблема бигрәк тә яз көне, төбәк юлларында зур йөк машиналарына сезонлы чикләүләр кертелгәндә актуаль. Әлеге йөк машиналары юл өслегенең җимерелүен тизләтә һәм ремонт чыгымнарын арттыра.
2025 елдан авырлык нормаларын бозган өчен штрафлар 150 меңнән 600 мең сумга кадәр тәшкил иткән. Контроль узудан баш тарткан өчен дә максималь җәза каралган.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев