Штраф күләме транспорт төренә карап 1,5 меңнән 5 меңгә кадәр тәшкил итә
Түләүле автомобиль юлы буйлап йөрү өчен түләмәгән өчен транспорт чарасы милекчесе административ хокук бозулар кодексының 5.9 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартыла. Бу хакта «Татарстан» ДТРК эфирында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр итте.
Штраф күләме транспорт төренә карап 1,5 меңнән 5 меңгә кадәр тәшкил итә.
Шул ук вакытта әгәр машина хуҗасы юл йөрү өчен штраф турындагы карарны алганнан соң 20 көн эчендә түләсә, ул гамәлдән чыгарыла, дип ачыклык кертте министр урынбасары.
НТР24
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев