Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Төнлә юлыңа исерек шофер чыкса

Карар үз көченә керде

2026 елның 13 гыйнварында төнге сәгать 12 тулганда Кенәбаш авылы буенча җиңел машина җилдерә. Кызуланып йөргән машинаны шикләнеп туктаткач, аның шоферыннан хәмер исе аңкыганлыгы сизелә. Тиешле махсус приборлар да бу шикне раслыйлар. Шофер егет үзе дә исерткеч эчемлек кулланганын кире какмый, ул машина белән идарә итүдән читләштерелә.

Рәсми кәгазьләр тупланып, бу эш район җәмәгатьчелек суды каравына кертелә. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсе нигезендә, N. 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм аңа 45 мең сум штраф түләргә карар чыгарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев